Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өйдәшенә – пычак белән

Белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салып, шуның белән аның гомерен куркыныч астына куйган өчен район суды Урманасты Үтәмештә яшәүче Резеда Латыйпованы шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хәл агымдагы елның июнендә була. Кырык дүрт яшьлек Резеда, бергә яшәүче ир-ат белән чираттагы гауга вакытында, тегенең тәненә берничә тапкыр...

Белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салып, шуның белән аның гомерен куркыныч астына куйган өчен район суды Урманасты Үтәмештә яшәүче Резеда Латыйпованы шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте.


Бу хәл агымдагы елның июнендә була. Кырык дүрт яшьлек Резеда, бергә яшәүче ир-ат белән чираттагы гауга вакытында, тегенең тәненә берничә тапкыр пычак белән кадый, нәтиҗәдә ир күп кан югалта.

Суд Р. Латыйпованың үз гамәлләренә үкенүен, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүен һәм башкача булышуын, өстәвенә яшь баласы булуын да искә алып, чагыштырмача йомшак җәза билгели.

Әйтергә кирәк, район судында үзара шуңа охшашлы гауга-талаш оештыручы өйдәшләргә карата җинаять эшләре еш кына тикшерелә. Күптән түгел суд эскәмиясенә балигъ булмаган кызы белән Чирмешәндә теркәлмичә яшәүче Надежда Шляхтина эләккән. Ул өйдәшенең 6000 сум акчасын чәлдергән. Ә тегесе полициягә гариза язган. Суд хатынга 240 сәгать мәҗбүри төзәтү эшләре бирү турында карар чыгарган.

Шулай итеп, теләсә кем белән өйдәш булып яшәү дә яхшыга илтми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш кеше сәламәтлегенә авыр зыян сала