Үткән атнада Чирмешән полиция бүлегендә 45 хәбәр кабул ителгән
28 майдан 3 июньгә кадәр район полиция бүлегенең дежур частенда 45 хәбәр кабул ителгән. Бер җинаять эше кузгатылган.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән.
Бер атна эчендә районда матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 37 очрагы ачыкланган, шуларның икесе транспорт белән исерек хәлдә идарә итү белән бәйле.
Казанда яшәүче хатын-кыздан гариза кабул ителгән. Аның апасына билгесез кешеләр шалтыраткан, имеш, тәрәзәләр ремонтлау уңаеннан. Апасы шалтыратучыларга телефонына килгән кодларны хәбәр иткән. Хәзер аның исеменә кредит рәсмиләштерү хакында СМС-хәбәрләр килә башлаган.
Ульяновка авылында яшәүчедән дә гариза кергән: яши торган вагон (бытовка) сатуга ватсап аша килешү төзегән сатучыга карата тикшерү үткәрүне сорый.
Акча күчерелгән, әмма хезмәт күрсәтелмәгән, акчаны да кире кайтармаганнар. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев