Уфаның Благовар районында яшәүче 50 яшьлек ир-ат мошенниклардан зыян күргән
Ир-ат популяр интернет-платформада трактор сатып алырга ниятләп, үзенә туры килгән игъланны таба. Әмма сатучы белән элемтәгә керергә тырышканда, җавап бирмиләр.
Икенче көнне аңа таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен компания менеджеры дип таныштыра. Ул кирәкле тракторның барлыгын раслап, техниканы теләсә кайсы урынга китереп бирергә мөмкин булуын әйтә. Шулай ук сатып алучыга трактор тапшырылган вакытта акчаны кулма-кул түләргә мөмкин булачагын ышандыра.
Бу шартлар белән килешкән ир-ат үзенең шәхси мәгълүматларын җибәрә. Шуннан соң аңа транспорт компаниясе хезмәтләре өчен 84 мең сумлык исәп-хисап җибәрәләр. Ул күрсәтелгән сумманы күчерә, аннан соң яклар килешү төзи. Ышанычны арттыру өчен мошенниклар тракторның чыннан да барлыгын һәм озатырга әзер торуын күрсәткән видеоязма да юллый.
Бер көн узгач, зыян күрүчегә үзен «йөртүче» дип таныштырган тагын бер кеше шалтырата. Ул имеш, таможняда кыенлыклар килеп чыгуын әйтеп, тагын 350 мең сумнан артык акча күчерүне сорый. Соңрак төрле сәбәпләр китереп, ир-атны килешүне тәмамлау өчен тагын 2 миллион сумнан артык акча күчерергә күндерәләр.
Барлык түләүләрне башкарганнан соң да трактор сатып алучыга тапшырылмый. Шуннан соң ул алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча Русия Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше һәм 159нчы маддәсенең 4нче өлеше буенча, аеруча зур күләмдә мошенниклык кылырга омтылу факты нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев