Тынычлыкны бозган чирмешәнлене җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр
9-15 гыйнвар көннәрендә район полиция бүлегендә 39 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан ике эш кузгатылган.
Полициянең участок уполномоченныйлары 11 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 31 очрагы ачыкланган.
Урманасты Үтәмештә яшәүче берәү, тынычлыкны бозган, стенага типкән һәм сүгенгән бер ир-атны җаваплыкка тартуны сорап, гариза язган. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев