Туймәт авылы кешесе чыршы кискән өчен җавап бирәчәк
17-23 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 19 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан белештек.
02 17-23 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 19 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте булган, аларда машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.
Административ күзәтү астында булган чирмешәнлегә карата, үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга үтерү белән янаганы һәм өенә ут төрткәне өчен, җинаять эше ачканнар.
“Чыршы” оператив-профилактик чара барышында Лениногорск-Чирмешән юлында туктатылган Туймәт кешесе машинасы әрҗәсендә чыршыга юлыкканнар. Чыршыны әлеге машинада утырган пассажирның – шушы авыл кешесенең законсыз кисүе ачыклана. Ул административ җаваплылыкка тартылачак.
Экспертиза күрсәткәнчә, законсыз, составында агулы микрокушылмалы алкоголь эчемлекләрне саткан Казанка авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту теркәлгән. 10 сы – кан басымнары югары булган якташларыбыз янына. ОРВИ белән авыруның һәм көнкүрештә имгәнү алуның берничә очрагы булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 40 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да, газ исе килү, газ мичләрен һәм плитәләрен көйләү, төзәтү белән бәйле.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев