Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Туганыгыз авыр хәлдә…» Татарстанда мошенниклардан зыян күрүчеләр саны арта

Бер тәүлектә – 7 млн сум! Татарстанда мошенниклар корбаннарының югалткан акчалары бу. Алдаганда яшеңә дә карамыйлар – алданучылар арасында яше дә, карты да бар. Кемне һәм күбесенчә ничек алдыйлар? Кырыгалдарлар тозагына ничек эләкмәскә?

Бер көндә – 11 кеше

Чаллыда яшәүче 84 яшьлек әбекәйгә телефон аша кайгылы хәбәр җиткерәләр: «Кызыгыз юл һәлакәтенә очраган, аны коткарыр өчен 140 мең сум акча кирәк». Аны-моны уйлап тормыйча, акчасын әзерли дә өенә үк килгән курьер кулына тоттырып җибәрә. Бары шуннан соң гына баласына шалтыратып, төп башына утыртуларын аңлый ул.

Мондый очраклар бихисап. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы да соңгы арада кырыгалдарларның аеруча активлашуы турында кисәтә. Министрлыкның рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, бер тәүлек эчендә (22 сентябрьдә) телефон аша 11 кеше алданган. 20 яшьтән алып 84 яшькә кадәр булган 8 хатын-кыз һәм 3 ир-ат кырыгалдарлар кулына җәмгысы 7 млн сум акча «тапшырган».

Иң киң таралган һәм мошенниклар яратып куллана торган алдау ысулы – «туганыгыз авыр хәлдә» дип хәбәр итү. Ни рәвешлерәк алдауларын Чаллыда яшәүче 84 яшьлек әби мисалында аңлаттык инде. Белгечләр әби-бабайларга аеруча сак булырга куша: мошенниклар бу ысул белән нәкъ менә өлкән яшьтәгеләрне алдарга ярата.

Моңа охшаган хәл Нурлатта да булган иде. 81 яшьлек бабай 400 мең сум акчасын 23 яшьлек курьерга тапшырган иде. Аңа исә: «Оныгыгыз юлда фаҗига китереп чыгарган. Аның җинаять җаваплылыгына тартылуын теләмәсәгез, акча түләгез», – дип шалтыраткан булганнар. Бабай, ике уйлап тормыйча, булган акчасын конвертка тутырган да яшь егеткә тапшырган. Ул егетне инде табарга һәм тоткарларга өлгергәннәр, әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

«Банк картагыздан акча югалачак», «Сезнең исемгә кредит алмакчылар» ише сүзләр белән шалтыратулар да шактый икән. Әйтик, Казанда яшәүче 50 яшьлек ханым һәм Чаллыда яшәүче 53 яшьлек ханым мошенникларның нәкъ менә шушы ысулларына «кабып», 2 һәм 3 млн сум акчаларын югалткан.

Интернеттан ни дә булса сатып алганда да уяу булырга кирәк, ди белгечләр. 20 яшьлек Казан егете бер бушлай игъланнар сайтыннан автомобиль сатып алырга карар кылган. Сатучысы алдан 480 мең күләмендәге залог җибәрергә кушкан. Нәтиҗәдә яшь егет акчасыз да, «тимер ат»сыз да калган.

Яңалыклар

Болары классик, безгә күпмедер дәрәҗәдә таныш ысуллар булды. Ләкин кырыгалдарлар «тик ятмый», күптән түгел яңа ысул уйлап тапканнар. Белгечләр аңлатуынча, мошенниклар, банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, телефонга диагностика үткәрергә һәм куркынычсызлык буенча махсус хезмәтләр рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Шуннан соң кызыккан кешегә махсус сылтама җибәрәләр. Ул сылтамадагы сайтны банкның рәсми сайтыннан аеру кыен, ди белгечләр. Кырыгалдарлар шул сайттагы хезмәтләр арасыннан үзеңә кирәген телефонга урнаштырырга тәкъдим итә икән. Мәсәлән, үзләреннән үк, ягъни мошенниклардан саклану чаралары, телефон ремонтлау буенча сыйфатлы сервис һ.б. Кыскасы, бүгенге заманда бигрәк тә актуаль булган хезмәтләр. Ләкин теге яисә бу кушымтаны саклаган очракта, онлайн банк һәм хәтта телефонны контрольдә тоту мөмкинлеген югалту куркынычы бар.

Нишләргә соң?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы янә бер кат алданмас өчен һәм алданган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. Гади генә киңәшләр кебек тоелса да, күп очракта онытыла шул алар.

Беренчедән, якын кешегез турында теге яисә бу хәбәр җиткереп шалтыраталар икән, аның үзе белән сөйләшкәнче, берни дә эшләмәгез.

Икенчедән, таныш булмаган номердан килгән хәбәр һәм мәгълүматларны кат-кат тикшерегез.

Өченчедән, банк карталарыгыз һәм исәп-хисәп счетларыгыз турындагы мәгълүматны таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез.

Дүртенчедән, таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетына акча күчермәгез.

Бишенчедән, өлкән яшьтәге туганнарыгызга, танышларыгызга кырыгалдарлар һәм аларның алдау ысуллары турында сөйләгез.

Алданган очракта, «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев