Чирмешәндә берәүнең машинасының тәгәрмәчләрен салдырганнар
3 – 9 июльдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан дүрт эш кузгатылган.
Полициянең участок уполномоченныйлары 12 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Яшүсмерләр берәүнең җиңел автомобиленнән дүрт тәгәрмәчен дә урлаганнар, 28 мең сумлык зыян китергәннәр. Машина хуҗасы аларны җаваплылыкка тартуны сорап полиция бүлегенә гариза язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев