Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сорау – җавап

Гаиләбез белән чит илгә сәяхәткә барырга җыенган идек. Чит ил паспортларын кайда һәм ничек ясатырга була? Сәгыйт. - Райондашларыбыз чит ил паспортын Лениногорск шәһәрендә ясата. Аның өчен документлар туплау, әзерләү исә бездә башлана, - ди Россия миграция хезмәтенең райондагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова. - Пенсионерларга - пенсия кенәгәсе, студентларга...

Гаиләбез белән чит илгә сәяхәткә барырга җыенган идек. Чит ил паспортларын кайда һәм ничек ясатырга була? Сәгыйт.


- Райондашларыбыз чит ил паспортын Лениногорск шәһәрендә ясата. Аның өчен документлар туплау, әзерләү исә бездә башлана, - ди Россия миграция хезмәтенең райондагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова. - Пенсионерларга - пенсия кенәгәсе, студентларга уку йортыннан белешмә, эшләүчеләр хезмәт кенәгәсенең күчермә нөсхәсен алып килә. Балалар өчен ( 14 яшькә кадәр) туу турындагы таныклыгының төп нөсхәсе һәм күчермәсе таләп ителә. РФ паспортын - беренче, икенче һәм мәгълүмат булган башка битләрнең күчермәләрен алып килергә дә онытмаска кирәк.

Аннан соң миграция хезмәткәрләре белән берлектә гаризалар тутырыла, гаризага фотография ясала. Чит ил паспорты алу өчен 2500 сум дәүләт пошлинасы түлисе. 14 яше тулмаган балалар өчен элеге пошлина күләме 1200 сум.
Шушы документлар тупланып тикшерелгәннән соң, гражданин паспортын Лениногорск шәһәренә барып ясата, ул бер айдан соң әзер була.
- Быел 6 ай эчендә безнең районда 206 кеше чит ил паспортлары ясатып алды. Былтыр шушы чорда андыйлар 97 иде. Иң яхшысы - әлеге эшне, җәйге яллар килеп җиткәч түгел, кыштан ук башкарып куюың хәерле, - ди Наилә Мәссарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Сорау – җавап

2
X