Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокурор таләбе үтәлде

Район прокуратурасы таләбе буенча, вакытлыча тоту изоляторында, махсус приемникта һәм административ хокук бозып тоткарланган затлар өчен камерада гамәлдәге законнар бозылуы бетерелде. Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә вакытлыча тоту изоляторында, махсус приемникта һәм административ хокук бозып тоткарланган затлар өчен камераларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге камераларда табигый яктырткычлар - тәрәзәләр һәм өс-аяк...

Район прокуратурасы таләбе буенча, вакытлыча тоту изоляторында, махсус приемникта һәм административ хокук бозып тоткарланган затлар өчен камерада гамәлдәге законнар бозылуы бетерелде.

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә вакытлыча тоту изоляторында, махсус приемникта һәм административ хокук бозып тоткарланган затлар өчен камераларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге камераларда табигый яктырткычлар - тәрәзәләр һәм өс-аяк киемнәрен дезинфекцияләү камералары юклыгы беленде. 4нче камера санитар үзел һәм су челтәренә тоташтырылган кран белән җиһазландырылмаган. "Җинаять кылуда шикләнеп һәм гаепләнеп кулга алынучыларны сак астында тоту турында" Федераль законның 17 маддәсе үтәлмәгән - вакытлыча тоту изоляторында, туганнар белән очрашу бүлмәсе булдырылмаган.

"Россия" ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигына әлеге закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Кабат тикшерү вакытында кимчелекләрнең тулы күләмдә бетерелмәве ачыкланды. Шул сәбәпле, Чирмешән район судына район прокуратурасы тарафыннан дәгъва гаризасы юнәлдерелде.

ТР прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән чираттагы тикшерү барышында камералардагы җитешсезлекләрнең тулысынча бетерелүе ачыкланды. Прокурор таләбе үтәлү сәбәпле, район суды прокурор дәгъвасы буенча кузгатылган гражданлык эшен туктатты.

Руслан Шәймарданов,
ТР прокуратурасының җинаятьләрне тикшерүгә күзәтчелек итү буенча 2нче бүлеге прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше һәм закон