Пенсия түләүне туктатырга мөмкиннәрме?
Әгәр гражданин пенсия түләвен 6 ай алмаса, вакытында медицина тикшерүе узмаса яки югары уку йортында белем алуы турында белешмә бирмәсә, пенсия түләү туктатылып торырга мөмкин.
Пенсия түләү туктатылырга мөмкин булган хәл турында мәгълүмат «Иминият пенсияләре турында»гы законда теркәлгән. Аерым алганда, пенсияне үзе шәхсән ала торган гражданин моны 6 ай рәттән эшләмәсә, пенсия туктатылырга мөмкин.
-Инвалид билгеләнгән вакытта Федераль медик-социаль экспертиза учреждениесенә яңадан тикшерү өчен килмәгән булса, түләү шулай ук туктатылырга мөмкин, – диде эксперт.
Әгәр гражданин 18 яшькә җиткән, мәктәпне тәмамлаган һәм Россиянең социаль фондына ВУЗда яки ССУЗда көндезге белем алуы турында белешмә бирмәгән булса, туендыручысын югалту буенча түләүне туктатып торырга мөмкиннәр.
Түләү туктатылган сәбәпләр бетерелсә, түләүләр яңадан бирелә башлый.
Гүзәл Шәфыйкова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев