Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар чирмешәнлеләрне 19 тапкыр алдаганнар

Районның бер авылында яшәүче 1964 елгы ир-ат кырыкалдарларга 145 мең сум акчасын күчергән.

– Аның ватсабына шалтыратучы үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган  һәм  банктагы исәп-хисап счетына хакерлар һөҗүм итүе һәм акчаларын саклау өчен, башка счетка күчерергә кирәклеген әйтә. Якташыбыз шалтыратучының барлык күрсәтмәләрен үти. Банкка барып акчасын ала да, Әлмәткә юл тота һәм бер сәүдә үзәгендәге банкомат аша акчасын яңа счетка күчерә, – дип сөйләде  район полиция бүлеге тикшерүчесе Лилия Лоткова.

Гыйбрәтле вакыйгалар, төрле хәлләр турында гел язып, сөйләп торалар. Уяулыкка өндәп, күп тапкырлар кабатлауга карамастан, алдакчылар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Быел район территориясендә шундый 19 факт теркәлгән. Мошенниклар халыкның башын төрле юллар белән бутыйлар, яңа ысуллар уйлап чыгаралар.

Күптән түгел тагын бер якташыбызга – яшь кызга “банк хезмәткәре” шалтырата һәм телефонына мобиль кушымта урнаштырып, аңа сөйләшкән кешенең телефон номерын беркетәргә куша, имеш, шулай кызның акчасын саклап калалар. Нәтиҗәдә, ул 60 мең сум акчасыннан колак кага.

Полиция хезмәткәре әйтүенчә, соңгы вакытта халыкны төп башына утыртуның яңа тәртибе болайрак: мошенниклар банк клиентларының ватсабларына шалтыратып, үзләрен ФСБ хезмәткәре дип таныштыралар.

–Тагын бер кат искәртәбез: банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларының шәхси мәгълүматларын сорап, я булмаса, акчагызны югалтырга мөмкинсез, дип, куркытып шалтыратмый; алар клиентның банк картасы номерларын, смс аша килгән парольләр дә сорамый. Игътибарлы һәм сак булыйк! – диде Лилия Лоткова. –Таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, сылтамаларга (ссылка) кермәскә. Хәбәрләрне тикшерергә уйлаганда, бары тик банкларның рәсми номерларына гына чыгарга кирәк. Таныш булмаган кешеләр соравына, таләбенә, тәкъдименә карап, аларга акча күчерергә ашыкмаска. Мошенниклардан курыкмагыз, алар телефон аша гына аралашалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев