Мошенниклар Чирмешән районында берәүгә займ рәсмиләштергәннәр
Райондашыбыз әлеге уңайдан полиция бүлегенең кизү частена гариза язган.
Ул Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетын ватып, аның исеменә 14000 сум займ рәсмиләштергән билгесез затны җаваплылыкка тартуны үтенә. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Гомумән, 11нән 17 декабрьгә кадәр район полиция бүлегендә 45 хәбәр кабул ителгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә ике кешенең гомере өзелгән.
Полиция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 26 фактын ачыкланганнар. Шул исәптән ике машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев