Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Мәк” операциясе бара

2004нче елдан бирле, җәй башлану белән, Татарстан Республикасында "Мәк" оператив - профилактик операциясе үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты: майлы мәк һәм киндерашны законсыз рәвештә үстерүне ачыклау, аларны юк итү, наркотиклы үсемлекләрне үстерүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту. Шулай ук кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләрне табу һәм юк итү дә мөһим. Моның...

2004нче елдан бирле, җәй башлану белән, Татарстан Республикасында "Мәк" оператив - профилактик операциясе үткәрелә.


Әлеге чараның төп максаты: майлы мәк һәм киндерашны законсыз рәвештә үстерүне ачыклау, аларны юк итү, наркотиклы үсемлекләрне үстерүчеләрне ачыклау һәм җавапка тарту. Шулай ук кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләрне табу һәм юк итү дә мөһим. Моның өчен үсемлек үсә торган территорияне җентекләп эшкәртергә, чабарга, сөрергә, гербицидлар файдаланырга кирәк.

Киндер һәм майлы мәкне үстергән өчен гражданнарны административ җаваплылыкка тарту каралган, штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. Кайбер очракларда җинаять эше дә кузгатыла.

Законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми.

Хөрмәтле гражданнар! Рөхсәт ителмәгән наркотиклы үсемлекләрне үстерү фактларын ачыклауда сезнең ярдәмгә ышанабыз. Андый очраклар турында (8843) 273-43-45, 274-31-13 "ышаныч телефоннарны" буенча хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Мәк” оператив – профилактик операциясе үткәрелә