Мәетне кайсы очракларда яралар
Соңгы вакытта гражданнар район прокуратурасына медицина учреждениеләрендә яисә үз өйләрендә вафат булган затларның мәетләрен яру зарурлыгы яки максатка ярашлы булуы белән бәйле мәсьәләләр хакында еш мөрәҗәгать итәләр. Шул уңайдан гамәлдәге закон белән таныштырып китү урынлы булыр. Гәүдәне патолого-анатомик ярып карауны кешенең үлү сәбәбе һәм авыруның диагнозы турында мәгълүмат алу максатында...
Гәүдәне патолого-анатомик ярып карауны кешенең үлү сәбәбе һәм авыруның диагнозы турында мәгълүмат алу максатында үткәрелә. Дини сәбәпләр буенча ирнең, хатынның яки якын туганнарының язма гаризасы нигезендә гәүдәне яру, түбәндәге очраклардан кала, үткәрелмәскә мөмкин: кеше үз үлеме белән үлмәгән дигән шикләнү туса; үлемгә китергән чирнең клиник диагнозын кую мөмкин булмаса; үлгән пациентка стационар шартларында бер тәүлектән азрак медицина ярдәме күрсәтелгәндә; дару яки диагноз буенча препаратларның дозасы арттырылган яисә алар бу кешегә ярамаган дигән шикләнү булганда; үле бала туганда; суд-медицина тикшерүе үткәрү таләп ителгәндә һәм пациент башка кайбер авырулар нәтиҗәсендә вафат булганда. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев