Лашманда олы яшьтәге кешенең оныгы “визиты“ннан соң, 5000 сум акчасы югалган
21-27 майда район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул ителгән.
01 Район үзәгенең Дзержинский урамында урнашкан “Чулпан“ сәүдә йортында 25 майга каршы төндә янгын чыккан. Аның сәбәпләре ачыклана.
02 21-27 майда район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул ителгән. Район юлларында бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 120 очрагы ачыкланган. 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да – матди зыян белән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 9 административ беркетмә төзелгән.
Угрылар Шешминка авылында төзелүче котельный бинасындагы эш коралына кул сузганнар.
Кемдер Казанка авылындагы бер мунчадагы ике чуен казанга һәм флягка кызыккан.
Лашманда олы яшьтәге кешенең оныгы “визиты“ннан соң, 5000 сум акчасы югала.
Әлеге караклык фактларын полиция хезмәткәрләре тикшерә.
03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 34 чакырту һәм 12 мөрәҗәгать теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, 4 кеше талпан кадалу сәбәпле ярдәм сораган, 2 райондашыбыз көнкүрештә имгәнгән. Күпчелек чакыртулар йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ мичләрен көйләү һәм төзәтү буенча 34 заявка үтәгәннәр.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев