Әккәрәйдә һәм Иске Котышта көмешкә сатучылар ачыкланган
Соңгы вакытта районыбызның кайбер авылларында аерым кешеләрнең өйләрендә көмешкә ясап сату фактлары мәгълүм булды. Бу турыда полиция бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр. Әккәрәй авылында яшәүче бер хатын - кызның да көмешкә сатуын ачыклаганнар. Иске Котыш кешесе, шулай ук хатын - кыз, шулай ук өеннән үзе ясаган тәкдим итә. Бу факт та полиция...
Соңгы вакытта районыбызның кайбер авылларында аерым кешеләрнең өйләрендә көмешкә ясап сату фактлары мәгълүм булды. Бу турыда полиция бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Әккәрәй авылында яшәүче бер хатын - кызның да көмешкә сатуын ачыклаганнар. Иске Котыш кешесе, шулай ук хатын - кыз, шулай ук өеннән үзе ясаган тәкдим итә. Бу факт та полиция хезмәткәрләренә билгеле була. Ике очракта да алынган продукция экспертизага җибәрелгән. Аннары инде "бизнес - ледиларга" закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Административ җаваплылыкка тартылган очракта , әлеге хокук бозу өчен 2 мең 500 сумнан 5 меңгә кадәр штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев