ЮХИДИ штрафлары: нәрсә, кайчан, ничек?
ДАИ камераларыннан нинди хокук бозулар теркәлә? Штрафлар кайчан килә? Аларны ничек түләргә мөмкин? Штрафлар белән килешмәгәндә нишләргә? Әйдәгез, шулар турында сөйләшик.
Русиядә беренче юл видеокамералары 2008 елның җәендә барлыкка килде. Алар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүне үз өстенә алып, ЮХИДИ инспекторларының эшен шактый җиңеләйтте. Ә менә автомобильчеләр моңа бер дә сөенмәде, чөнки алар даими күзәтү астына алынды. Шулай да бу күренешнең бер “плюсы” бар: штраф ялгыш булган очракта үзеңнең хаклы булуыңны исбатлау җиңеләйде.
Хокук бозулар ничек теркәлә?
Камера тиешле тизлекне арттырып баручы автомобильгә штраф терки.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 2024 елның беренче кварталы ахырына Русиядә 30000гә якын фотовидеотеркәү камералары урнаштырылган. Алар төрле технологияләр нигезендә эшли: лазер датчиклары ярдәмендә, видеоаналитика системасы ярдәмендә һәм хәтта нейрочелтәрләр технологияләре һәм ясалма интеллект кулланып. Иң киң таралган-нары – радар тибындагы камералар. Алар электромагнит дулкынын җибәрә, ул хәрәкәт итүче транспорт чарасыннан чагыла һәм аның тизлеген һәм юлдагы торышын билгели.
Әгәр автомобиль тизлекне арттырып хәрәкәт итсә яисә башка төр кагыйдәләрне бозса, камера аны фотога төшерә (кадрга теркәлү номеры һәм водительнең йөзе эләгерлек итеп) һәм мәгълүматны ЦАФАПка (Административ хокук бозуларны автоматлаштырылган фототеркәү үзәге) яисә ДАИның якындагы постына җибәрә.
Ситуацион үзәк хезмәткәрләре фотовидеотеркәү камерасыннан алынган сурәтне карый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: камера штрафны үзе язмый. Моны җаваплы кеше (ЦАФАП эксперты яисә ДАИ инспекторы) камера биргән фотовидеоматериалларны өйрәнгәннән соң эшли. Хокук бозу фактының чыннан да булганлыгына ышангач, инспектор машина йөртүчегә штраф салу турында хәбәрнамә җибәрә.
Ниндиләренә игътибар зур?
Хәзерге вакытта юл камералары хокук бозуларның 16 төрен таный һәм теркәп бара, һәм бу исемлек даими үсә. Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгында руль артында барганда ашау-эчү өчен штрафлар кертү турында актив фикер алышалар: бу төр хокук бозуны камералар да күзәтәчәк. Штрафлар да үсә: соңгы тапкыр алар быел гыйнварда артты.
Игътибар: юл камераларында теркәлгән хокук бозу өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмиләр, хәтта мондый җәза Административ кодекста каралган булса да.
Кайдан белергә һәм карарга?
Күзәтү камерасы теркәгән факт турындагы хәбәр хокук бозучы теркәлгән адреска заказлы хат белән килә. Әмма теркәлү адресы фактик яшәү адресы белән туры килмәскә дә мөмкин. Шуңа да штрафларны күзәтүнең уңайлырак һәм оператив ысулы – “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша онлайн яисә мобиль кушымтада. Әгәр автомобиль шәхси кабинетта теркәлгән икән, хәбәрләр автомат рәвештә киләчәк, аны даими карап торырга гына кирәк. Альтернатива буларак, “Дәүләт хезмәтләре”ндәге штрафны автомобиль мәгълүматлары буенча (дәүләт һәм СТС номерлары), яки таныклык буенча тикшерергә мөмкин.
Штрафларны тикшерүнең тагын бер урыны – ДАИның рәсми сайты. Штрафларны эзләү транспорт чарасының теркәү номеры, яки СТС буенча мөмкин.
Штрафлар булу-булмавын даими тикшереп торырга кирәк: бу аны ташлама белән түләргә, яки хатаны вакытында кире кагарга мөмкинлек бирәчәк.
Түләү ысуллары
Юл камерасы теркәгән хокук бозу өчен штрафны түләүгә КоАП карар чыкканнан соң 60 көн бирә. Алга таба өстәмә санкцияләр кулланыла башлый: штраф суммасы икеләтә арта, счетларга арест салына, илдән чыгу һәм хәтта җәмәгать эшләре тыела.
Иң еш очраучы кайбер юл йөрү кагыйдәләрен бозуларга ташламалы вакыт бирелә. Беренче 30 көн эчендә штрафны 25% ташлама белән түләргә мөмкин. Игътибарлы булыгыз: бу чара барлык төр хокук бозулар өчен дә гамәлдә түгел. Аерым алганда, юл чатын светофорның кызыл сигналына үтеп киткән өчен штрафны тулы күләмдә түләргә туры киләчәк.
Штрафны берничә ысул белән түләргә мөмкин:
1. Күпчелек Русия банкларының мобиль кушымтасы аша.
Әгәр сезнең кулыгызда штраф түләү турында кәгазь квитанция бар икән, аны сканерларга гына мөмкин. Альтернатива буларак, штрафны автомобиль/машина йөртүче мәгълүматлары буенча, яки протокол номеры буенча эзләргә мөмкин.
2. “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша.
Порталның баш битендә “Штрафлар һәм салымнар” бүлеген сайлыйбыз;
Әгәр автомобиль шәхси кабинетта теркәлгән икән, штрафлар автомат рәвештә күрсәтеләчәк. Әгәр ул анда юк икән, яки сез башка кеше өчен штраф түләргә телисез икән, аны автомобиль яисә водитель мәгълүматлары буенча эзләгез. Альтернатив ысул – штрафны исәпләүләрнең уникаль идентификаторы (УИН) аша түләү. Ул квитанциядә күрсәтелә;
Штраф табылгач, түләү ысулын сайлагыз: банк картасы белән, кесә телефоны счетыннан, электрон кошелек аша. Түләгәннән соң чек шәхси кабинетка киләчәк.
Дөрес килмәсә, нишләргә?
Кайвакыт камера хокук бозуны ялгыш терки, ә инспектор хатаны танымый һәм карар яза. Бу очракта машина йөртүче шикаять бирергә хокуклы. Аннан карар кабул ителгәннән соң 10 көн эчендә файдаланырга кирәк. Шикаятьне 10 көн эчендә бирергә мөмкин – аннары соң булачак.
Юл камерасы теркәгән хокук бозу өчен штрафка карата түбәндәге очракларда шикаять бирергә мөмкин:
Камера автомобильнең дәүләт номерын дөрес танымаган, яки машина йөртүченең хәвефсезлек каешы эләктерелгәнен күрмәгән, һәм бу фототеркәү кадрларында күренә;
Кагыйдәләрне башка кеше бозган (мәсәлән, машина урлауга белдерелгән булса, яки яңа хуҗа аны һаман да үзенә теркәмәгән булса);
Бер үк хокук бозу өчен штраф ике тапкыр бирелсә;
Транспорт чарасы карарда күрсәтелгән тизлек белән гомумән йөри алмаган очракта (мәсәлән, сәгатенә 400 чакрым белән).
Штрафка шикаятьне ДАИ бүлекчәсендә (шәхсән яисә заказлы хат белән), яки “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирергә мөмкин. Икенче очракта хәтта өйдән дә чыгарга кирәкми: гариза тутырырга һәм раслаучы документларны онлайн җибәрергә мөмкин.
ДАИда һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталы”нда шикаятьләрне карау сроклары бертөрле: 10 көн. Әгәр шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартсалар, машина йөртүче судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев