Иске Котышта яшәүче хатын-кыз көмешкә сатып “янган“
Иске Котышта яшәүче хатын-кызга, көмешкә ясап саткан өчен, район суды 15 мең сум штраф салды. 66 яшьлек Валентина Рабинаның элек тә алкоголь продукциясен законсыз сатуы хакында берничә тапкыр шикаять кергән булган. Ә быелның язында ул бер кешегә литрлы шешәдә спиртлы эчемлек сатканда тотыла. Пенсионер хатынның өенә полиция хезмәткәрләре килеп кергәч,...
Иске Котышта яшәүче хатын-кызга, көмешкә ясап саткан өчен, район суды 15 мең сум штраф салды.
66 яшьлек Валентина Рабинаның элек тә алкоголь продукциясен законсыз сатуы хакында берничә тапкыр шикаять кергән булган. Ә быелның язында ул бер кешегә литрлы шешәдә спиртлы эчемлек сатканда тотыла. Пенсионер хатынның өенә полиция хезмәткәрләре килеп кергәч, ул 8 шешә көмешкәне үзе чыгарып бирә, гаебен таның. Шулай булса да аңа штрафны түләргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев