Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек йөртүче – җинаятьче

ЮХИДИ инспекторлары ай саен автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итүче унлап йөртүчене тоткарлыйлар. Шунысы гаҗәп, кайберәүләр инспектор туктатмас әле дип, эчкән килеш руль артына утыралар. Алар аркасында башкалар зыян күрергә мөмкинлеген уйлап та карамыйлар. Узган елның көзендә Бөгелмә районында яшәүче Зариф Хуҗин "Жигули" автомобилендә Кузай - Нурлат юлында Иске...

ЮХИДИ инспекторлары ай саен автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итүче унлап йөртүчене тоткарлыйлар. Шунысы гаҗәп, кайберәүләр инспектор туктатмас әле дип, эчкән килеш руль артына утыралар. Алар аркасында башкалар зыян күрергә мөмкинлеген уйлап та карамыйлар.


Узган елның көзендә Бөгелмә районында яшәүче Зариф Хуҗин "Жигули" автомобилендә Кузай - Нурлат юлында Иске Котышта яшәүче пассажирны утырта. Машина төзек була, тик йөртүчесе генә юлга чыгар алдыннан спиртлы эчемлек куллана. Иске Котыш янында З.Хуҗин бозлавыкта дөрес тизлек сайламау нәтиҗәсендә каршыга килүче йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗә аянычлы: пассажир һәлак була, йөртүче тән җәрәхәтләре ала һәм суд эскәмиясенә эләгә. Район суды аны РФ ҖКның 264 маддәсе 4 өлеше буенча (аек булмаган хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм нәтиҗәдә кеше үлеменә китерү) гаепле дип таба һәм ул ике ел сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән һәм 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Иске Үтәмештә яшәүче Рөстәм Хөснетдинов зур тизлектә барганда идарә итүне югалта һәм юл читеннән баручы җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүченең сөякләре сына, баш мие селкенә. Р. Хөснетдиновка карата да җинаять эше кузгатыла. Район суды аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән эчкән килеш руль артына

2
X