Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Исерек килеш руль артына утырган ике кеше Чирмешән суды каршына басты

Бу көннәрдә район җәмәгать судында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән ике машина йөртүчене хөкем иткәннәр.

Лениногорск районыннан алкоголь кулланган Р. Зәкиев һәм Чирмешәннән И. Мортазин  руль артына салмыш хәлдә утырып, административ җинаять кылганнар. Аларның һәркайсына суд тарафыннан 45шәр мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Аларны юл инспекторлары Чирмешәндә туктатканнар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүчеләрнең салмыш булуын раслаган. Кагыйдә бозучылар суд утырышына килмәсәләр дә, гаепләре тулысынча расланган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев