Июльдән пенсия рәсмиләштерү гадиләште: нинди документлар кирәк?
2026 елның 7 июленнән пенсия рәсмиләштерү тәртибе җиңеләйде. Хәзер күпчелек гражданнарга пенсия билгеләү өчен бары тик паспорт һәм СНИЛС кына кирәк. Калган мәгълүматларны Социаль фонд дәүләтнең цифрлы мәгълүмат системалары аша мөстәкыйль рәвештә ала.
Юрист Тимур Маршани аңлатуынча, Хезмәт министрлыгының яңа боерыгы элекке кагыйдәләрне алыштырды һәм иминият, тупланма һәм дәүләт пенсияләрен рәсмиләштерү тәртибен бердәмләштерде. Шуңа күрә күпчелек очракта өстәмә белешмәләр тапшыру таләп ителми.
Белгеч пенсиягә чыгарга 2–3 ел кала Дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси лицевой счеттан өземтә алырга киңәш итә. Әгәр анда кайбер хезмәт чорлары чагылмый икән, аларны хезмәт кенәгәсе яки архив белешмәләре белән алдан ук раслау мөһим. Бу пенсияне вакытында һәм мөмкин кадәр тулы күләмдә билгеләргә ярдәм итәчәк.
Шулай да кайбер очракларда өстәмә документлар кирәк булырга мөмкин. Әйтик, 2002 елга кадәрге хезмәт стажы, чит илдә эшләгән чорлар яки зыянлы хезмәт шартларындагы махсус стаж турында мәгълүматлар дәүләт базасында булмаса, аларны рәсми документлар белән расларга туры киләчәк.
Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев