Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хокукларыгыз якланамы?

Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның кабул итүләрендә дистәдән артык райондашыбыз катнашты. Мөрәҗәгатьләр, нигездә, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм ветераннарның торак шартларын яхшырту, хезмәт хаклары буенча бурычлар һәм кайбер юридик мәсьәләләргә кагылышлы иде. Чирмешәннән Надежда Герасимова, Саргис Алавердян, Иске Котыштан Александр Петрушков - инвалид балалары, туганнары...

Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның кабул итүләрендә дистәдән артык райондашыбыз катнашты. Мөрәҗәгатьләр, нигездә, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм ветераннарның торак шартларын яхшырту, хезмәт хаклары буенча бурычлар һәм кайбер юридик мәсьәләләргә кагылышлы иде.


Чирмешәннән Надежда Герасимова, Саргис Алавердян, Иске Котыштан Александр Петрушков - инвалид балалары, туганнары булу сәбәпле, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар. Сәрия Сабурская ярдәме белән алар "Тузган торак" программасы буенча исәпкә куелачаклар. Чирмешәннән Резеда Ихсанова тыл ветераны, инвалид әнисенең дә торакка мохтаҗ булуын, ләкин аларны чиратка куймауларын сөйләп бирде. Сәрия Харисовна әлеге мәсьәләнең дә уңай хәл ителәчәген вәгъдәләде.

Кара Чишмәдән Минзилә Халикованың тормыш иптәше берничә ел элек хәбәрсез югалган. Үзбәкстан гражданинының туганнары да аның кайдалыгын белмиләр. Нәтиҗәдә Минзилә баласына пенсия дә, алимент та алалмый. Бу мәсьәлә дә чишелмәслек түгел, аңа ирен рәсми рәвештә эзләтүгә бирергә генә кирәк булган икән.

Районнан берничә кеше хезмәт хакларын вакытында алалмыйча гаҗиз булганнар. С.Сабурская бурычлы оешмаларның координатларын алды, алар белән эшләргә вәгъдә бирде.

Билгеле инде, бер очрашуда гына бөтен мәсьәләләрне хәл итү, ярдәмгә мохтаҗларның барысын да күреп сөйләшү мөмкин түгел. Шуңа да теләүчеләр кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы ярдәмчесенә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен тел.2-24-10 (Флера Рәхимҗанова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Сәрия Сабурская кеше хокукларын яклау

2
X