Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешәннең “Сабан туе” чишмәсе янындагы эскәмия “аякланган”

14-20 май аралыгында район полиция бүлегенең дежур частенда 41 хәбәр кабул ителгән. Бер җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан ике административ беркетмә төзелгән.

Бер атна эчендә районда матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган, шуларның икесе исерек хәлдә транспорт белән идарә итү белән бәйле.

Атна дәвамында полиция бүлегенә ике хәбәр кергән.  Чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны булган “Сабан туе” чишмәсе яныннан эскәмия югалган. Хәзер угрының кем икәнлеге ачыклана.  Икенче очракта бер хуҗалык директоры ферма территориясендәге түбә ябу калайлары югалуы турында хәбәр итә. Әлеге фактлар буенча хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев