Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр мошенникларга 6 миллион сум акча күчергәннәр

Гыйнвар аенда гына да чирмешәнлеләр мошенникларга 6 миллион сумнан күбрәк акча күчергән. Чирмешәндә яшәүче тагын бер гаилә күптән түгел кырыкалдарлар кармагына эләккән һәм «куркынычсыз счет» ка 4 миллион 300 мең сум күчергән.

Районда яшәүче бер хатын-кыздан да әлеге уңайдан гариза килгән. Ул ялган юл белән аның 655 000 сум акчасын үзләштергән билгесез затларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Шулай ук Лашман авылында яшәүче, аның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетын ватып, 8000 сум күләмендә микрозайм рәсмиләштергән билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге фактлар буенча тикшерү алып барыла.

22 - 28 гыйнвар көннәрендә район полиция бүлегенең дежур частенда 24 хәбәр теркәлгән. Бу чорда элек кылынган җинаятьләр буенча ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан ун административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – берсе матди зыян белән, икенчесендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча  бүлекчәсе штабыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев