Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр мошенникларга 4 миллион сумнан күбрәк акча күчергәннәр

Агымдагы елның узган алты аенда район территориясендә 18 мошенниклык очрагы теркәлгән, кырыкалдардар райондашларыбызга 4 754 278 сумлык зыян китергәннәр.

Район полиция бүлекчәсе начальнигы Иван Пешков әйтүенчә, мошенниклар халыкныалдауның нинди генә юлларын тапмый.

-Бу хакта даими кисәтүләр ясалып торса да, ни кызганыч,  чирмешәнлеләр алдакчылар кармагына эләгә тора. Өлкән яшьтәгеләр генә түгел, ә яшьләр дә еш алдана, - ди Иван Николаевич. – Мошенниклар халыкны төрле юллар белән алдыйлар, телефон: ватсап, телеграм аша аеруча оста эш итәләр. Алар мессенджер аша элемтәгә керәләр һәм үзләрен «ФСБ яки элемтә компаниясе хезмәткәрләре» дип таныштыралар. Аферистлар корбанның акчасын «Үзәк банктагы хәвефсез счетта» сакларга кирәк дип басым ясыйлар. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр түләү мобиль кушымтасы аша акчаларны урлыйлар. Бу категория җинаятьләр анализы шуны күрсәтә: андый чакта күбесенчә зыян күрүчеләр үзләре гаепле. Чөнки аз гына уяурак булсалар да, җинаятьтән котылып калырлар иде.

Полиция хезмәткәре әйтүенчә, мошенниклар балаларны да алдыйлар,  бигрәк тә онлайн-уеннарда  сагалыйлар. Аларның бердәм схемасы юк, әмма манипуляцияләр нәтиҗәсе һәрвакыт бер үк. Явыз ниятле кешеләр онлайн-уеннарда бонуслар тәкъдим итә, лицензияләр һәм аккаунтлар сата, уенчыларның башларын бутап, үзләренә кирәкле мәгълүматны кулларына төшерә.

Белгечләр ассызыклавынча, баласын саклар өчен  әти-әнигә аның тормышы белән кызыксынырга, хоббиларын, нинди Интернет-уеннар уйнавын белү бик мөһим.

-Якташларыбызга кабат мөрәҗәгать итәбез: уяу булыгыз. Таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәбез. Банк карталары белән дә сак эш итү сорала. Таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, сылтамаларга (ссылка) кермәскә. Хәбәрләрне тикшерергә уйлаганда, бары тик банкларның рәсми номерларына гына чыгарга кирәк. Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була, - ди Иван Пешков. - Торак пунктларда төрле хезмәтләр, товарлар тәкъдим итүчеләр белән эш иткәндә дә саграк булу зарар. Алар арасында да халыкны алдап йөрүчеләр, кибетләрдә, даруханәләрдә  арзан бәягә сатылучы товарларны бик кыйммәткә тәкъдим итүчеләр очрый. Аларга да акча бирергә ашыкмагыз, башта полиция хезмәткәрләре, туганнарыгыз, ышанычлы кешеләрегез белән киңәшләшегез. Балага кибергигиена кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев