Чирмешәнлеләр мошенникларга 1 миллион 300 мең сум акча күчергәннәр
Шушы көннәрдә полициягә ике чирмешәнледән гариза кергән, икесен дә мошенниклар бик зур суммага алдаганнар.
Беренче очракта билгесез затлар, үзләрен УФСБ хезмәткәрләре дип, якташыбызның башын бутап, автомобилен саттырганнар һәм 400 000 сум акчасын үзләренә күчерткәннәр.
Икенче бер якташыбыз ставкаларда ансат гына акча эшләргә уйлаган. Нәтиҗәдә 900 000 сум кредит рәсмиләштереп кырыкалдарларга күчергән.
Гомумән, 6 – 12 март көннәрендә район полиция бүлегендә 42 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан өч эш кузгатылган.
Полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләре дүрт административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 18 очрагы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев