Чирмешәндә тагын берәү мошенниклардан зыян күргән
Билгесез зат бер чирмешәнленең “Дәүләт хезмәтләре” порталын “җимергән”. Әлеге гражданин гаеплене җавапка тартуны сорап, район полиция бүлегенә гариза язган. Бу эш буенча тикшерү бара.
Гомумән, 12 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 43 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган, дүрт җинаять эшен туктату турында карар чыгарылган.
Бу көннәрдә районда юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлгән, кызганыч, берсендә җәяүленең гомере өзелгән, өч авария - матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 24 очрагы ачыкланган, аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүче бер машина йөртүчене тоткарлаганнар.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев