Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә тагын бер машина йөртүчене “права”сыннан мәхрүм иттеләр

Пермь краенда яшәүче Сабирҗан Сәгыйровка карата Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Сәгыйров идарә иткән «ВАЗ-21150” автомобилен ДАИ хезмәткәрләре Чирмешәндә туктатканнар. Транспорт йөртүчедә  алкоголь эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Тикшерү нәтиҗәләре дә моны раслый.  Суд утырышы барышында ул тулысынча гаебен таныган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев