Чирмешәндә тагын бер кеше мошенниклардан алданган
Полиция бүлегенә Чирмешәндә яшәүче бер ханымнан, аңа карата билгесез затның мошенниклык гамәлләре кылуы турында, гариза кабул ителгән. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.
29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частена 34 хәбәр кергән. Бу чорда элек кылынган җинаятьләр буенча ике җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 28 очрагы ачыкланган, шул исәптән берсе транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев