Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә мошенниклар берәүне “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алдамакчы булганнар

6 – 12 июнь көннәрендә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан ике эш кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 38 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Мошенниклар чирмешәнлеләрне тынычлыкта калдырмыйлар. Хәзер алар “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлүчеләргә “һөҗүм итәләр”. Бер ханым хәбәр итүенчә, билгесез зат аны алдап, шәхси кабинетына кермәслек иткән. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Полиция хезмәткәрләре кабат кисәтә:  Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре беркайчан да сезгә шалтыратмый, ниндидер шәхси мәгълүмат, кодлар сорамый. Ә мошенниклар “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлүчеләрнең логин-парольләрен белеп, алар исеменнән кредит яки микрозайм рәсмиләштерергә мөмкин. Шуңа да ашыгып теләсә кемгә телефонга килгән кодларны, мәгълүматны әйтмәгез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев