Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр
Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче бер кешегә карата янә карар чыгарды.
Түбән Чегодай авылында яшәүче 24 яшьлек егетне 45 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Гаеплене Чирмешәндә туктатканнар. Тикшерүдән баш тартса да, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре дә ачык күренгән. Кагыйдә бозучы үзе суд утырышына килмәсә дә, гаебе тулысынча расланган.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев