Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр
Юл инспекторлары ай саен автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә итүче унлап йөртүчене тоткарлыйлар. Шунысы гаҗәп, кайберәүләр инспектор туктатмас әле дип, алкоголь эчкән килеш һаман да руль артына утыралар.
Светлогорск поселогында яшәүче Фәрит Мортазинны 45 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.
Гаеплене иртәнге сәгатьтә Иске Элмәле авылында туктатканнар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Суд утырышы барышында ул гаебен тулысынча таныган.
Әлеге язма юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе материалына нигезләнеп әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев