Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүчегә карата карар чыгарды.

Суд утырышына килмәсә дә, аның гаебе тулысынча расланган. Яңа Элмәледә яшәүче Владимир Ивановны 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Гаеплене Иске Элмәле авылында туктатканнар, аңарда алкогольле эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

 

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев