Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган ике машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән ике кешенең эше тикшерелгән.

Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган.

Чирмешәндә яшәүче Александр Беззубовка карата 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Якташыбыз аек булмаган килеш руль артына утырган һәм юл кырыена төшеп киткән. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслаган, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Ул суд утырышына килмәгән, ләкин бу факт аны җаваплылыктан азат итми.

Чирмешәндә яшәүче Татьяна Яковлеваны автоинспекторлар төнлә Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында туктатканнар. Тикшеренүдән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китү, бит төсендә, үз-үзен тотышында үзгәреш ачык күренгән. Өстәвенә, аның йөртү таныклыгы да булмаган. Суд барышында Яковлева үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев