Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә ике айда алты машина йөртүчегә 30ар мең сум штраф бирелгән

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрнең эше еш тикшерелә.

Чирмешәндә яшәүче Андрей Макаровны инспекторлар район үзәгенең Амур ягында төнлә туктаталар. Ул йөртү таныклыгы да булмаган килеш дәүләт билгеләрсез мотоблок руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Медицина тикшерүеннән баш тартса да, аңарда спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә.  

Лагерка авылыннан Юрий Осипов та питбайк белән таныклыксыз идарә итәргә ярый дип санап, кичке мәлне мотоциклда Чирмешәнгә килә, өстәвенә, салган да була. Инспекторлар аны Техническая урамында туктатканнар. Андреевка авылыннан Михаил Сидоровны инспекторлар  аек булмаган хәлдә квадроцикл белән идарә иткәндә туктаталар.

Суд барышында алар үз гаепләрен таныганнар.

Чирмешән кешесе Михаил Плотников та аек булмаган хәлдә “Лада –Приора” автомобиле белән идарә иткән. 

Сарман районының Җәлил поселогында яшәүче Рөстәм Әхмәтшин һәм Алексеевск районыннан Игорь Решетин  эшләре дә безнең җәмәгать судында каралган. Аларны юл инспекторлары район территориясендә аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән вакытта туктатканнар. Дөрес, гаепләнүчеләр  үзләре суд утырышына килмәгәннәр, моңа карамастан,  җәзаны алганнар.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды гаеплеләргә карата  30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган. .

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев