Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең гаражыннан электр пычкысы урлаганнар

Полиция бүлегенең кизү частена Чирмешәндә яшәүче ир-аттан гариза кергән, аның гаражыннан электр пычкысы югалган. Әлеге эш буенча тикшерү бара.

20-26 июньдә район полиция бүлегенең кизү часте 34 хәбәр кабул иткән. Бу чорда ике кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок упономоченныйлары тарафыннан 12 административ протокол төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 28 очрагы ачыкланган, бер йөртүчегә исерек хәлдә транспорт белән идарә итү өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев