Чирмешәндә берәү танышын кыйнаган
Район полиция бүлегенең кизү частена Чирмешәндә яшәүче якташыбыздан гариза кергән.
Ул үзенә кул күтәргән танышын җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
Гомумән, 20-26 ноябрь көннәрендә район полиция бүлегендә 40 хәбәр кабул ителгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте булган, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланган.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев