Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә автомобиль йөртүчеләр каешны тагарга яратмыйлар

Урманасты Үтәмештә яшәүче хатын-кыз аңа кул күтәргән ир-аттан зарланган. Чирмешәндәге бер гаиләдә дә гел низаг чыга, монда спиртлы эчемлек кулланучы ир-ат гаепле, диелгән полициягә кергән гаризада. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Гомумән, 26 гыйнвардан 1 февральгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 26 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатканнар.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан ике административ беркетмә төзелгән.

Шул атнада район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 51 фактын ачыклаганнар, аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ике машина йөртүчегә җавап бирергә туры киләчәк. Автоинспекциянең район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүче шоферлар арткан, әлеге кагыйдәне бозган 23 кешегә штраф салынган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X