Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында тагын бер кеше йөртү таныклыксыз калган

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш руль артына утырган тагын бер кешегә карата карар чыгарган.

Суд барышында аның гаебе тулысынча расланган.

Шентала районының Сәләй авылында яшәүче Анатолий Косяковны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт чарасы йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Гаеплене Чирмешәндә туктатканнар, аңарда алкогольле эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Алкотектор да моны исбатлаган. Косяков суд утырышына килмәгән, әмма әлеге факт аны җаваплылыктан азат итми.

Суд аны да, исерек килеш трактор руле артына утырган өчен, 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев