Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ришвәт биргән хатын-кызны хөкем иткәннәр

Чирмешән район судында ришвәт бирүдә гаепләнгән бер хатын-кызга карата карар чыгарылган: аңа вазифаи затка 200 мең сум ришвәт биргән өчен шул күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.

Якташыбыз армиягә чакырылырга тиешле улына ришвәт бәрабәренә хәрби билет алмакчы булган. Тол калган хатын-кыз олы улы армиягә китсә, тормыш итүе авыр була, дип борчылган.

2019 елны егет институтка, магистратурага укырга керә, ләкин имтиханнар тапшыра алмагач, аны уку йортыннан чыгаралар. Шуннан соң армиягә алырга тиеш булалар, ләкин алмыйлар. Аның сүзләре буенча, әнисенең хәрби комиссариат хезмәткәренә ришвәт биргәнен ул белмәгән.

2021 нче елдан башлап, ике ел дәвамында, хәрби комиссариатта эшләүче хатын-кыз, бүлекчә начальнигы, төрле сәбәпләр табып, егетне, кичектерү өчен нигез булмаса да, армиядән алып кала. Соңрак ул аңа хәрби билет та ясап бирергә тиеш булган. Хәзер аның кырын эшен хокук саклау органнары тикшерә.

Ришвәт биргән якташыбыз үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер аңа штраф түләргә  һәм улын армиягә озатырга да туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев