Чирмешән районында исерек хәлдә машина йөртүче суд каршында җавап биргән
Салмыш хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән тагын бер машина йөртүчене хөкем иткәннәр.
Бу юлы район җәмәгать суды Кызыл Чишмә авылында яшәүче Фаил Гайниев эшен караган. Автоинспекторлар аны Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә авыллары арасында төнлә туктаталар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең алкоголь кулланганлыгын раслый. Суд утырышы барышында ул үз гаебен тулысынча таный.
Суд гаеплегә 45 мең сум штраф билгеләгән һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев