Чирмешән районында берәү мошенниклардан полициягә зарланган
20 -26 март көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частена 39 хәбәр кергән.
Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре 18 административ беркетмә төзегәннәр.
Бер атна эчендә матди зыян белән дүрт юл-транспорт һәлакәте тергәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Бер якташыбыздан, хатын-кыздан, язма гариза кергән: ул аны 139 мең 600 сумга алдаган мошенникны - билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый. Бу эш буенча тикшерү бара.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев