Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешән районында берәү 3 мең сумлык бензин пычкысына кызыккан

Чирмешәндә берәүнең йортыннан 3000 сумлык бензин пычкасын урлап чыкканнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 14-20 августта район полиция бүлегендә 34 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан ике эш кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 14 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 29 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның 
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев