Чирмешән районында бер ир-ат мошенникларга 34 мең сум акча күчергән
Район полиция бүлегенә Яңа Элмәле кешесенең 34 мең сум акчасын урлануы турында гариза кергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатканнар.
19 февральдән 25 февральгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частена 10 хәбәр кергән. Бу чорда элек кылынган җинаятьләр буенча алты җинаять эше кузгатылган.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан алты административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 32 очрагы ачыкланган.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев