Чирмешән районында бер аучы законсыз ау вакытында үз аягына аткан
Гомумән, 2 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 41 хәбәр кабул ителгән.
Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре биш административ беркетмә төзегән.
Бер атна эчендә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше зыян күргән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланган.
Чирмешән район үзәк хастаханәсе фельдшерыннан бер ир-егетнең аягы имгәнү факты турында хәбәр кергән. Тикшерү барышында зыян күрүченең исерек хәлдә ау мылтыгыннан үз тезенә атуы ачыкланган. Әлеге гражданинның автомобиль багажнигында законсыз рәвештә атылган дүрт куян түшкәсе табылган.
Тагын бер чирмешәнле мошенниклардан алданган. Ул автомобиль алу өчен күчергән 736 мең һәм 223 мең сум күләмендә акчасын урлаган билгесез затларны җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге фактлар буенча тикшерү алып барыла.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча
бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев