Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы кешесе автомашинасыз калган

Прокурор тәкъдиме буенча, Чирмешән районында яшәүче 47 яшьлек ир-егетнең, исерек килеш кабат руль артына утырган өчен, автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнгән.

Моңа кадәр исерек хәлдә руль артына утырганы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән якташыбыз, кабат шундый ук хокук бозу кылган: җәйге көннәрнең берсендә аның машинасын полиция хезмәткәрләре туктатканда ир кеше янә салмыш хәлдә була.

Суд барышында ул үз гаебен таный. Чирмешән район  суды аңа карата 400 сәгать мәҗбүри эшләр һәм өч елга транспорт чарасын йөртү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын бирә.

Шулай да, ТР Югары Суды судның әлеге хөкем карарын үзгәртә. Дәүләт гаепләүчесе беренче инстанция судының карары белән килешми, чөнки суд хокук бозучының транспорт чарасын конфискацияләү мәсьәләсен хәл итми.

- Апелляция инстанциясе суды прокуратура вәкилләренең дәлилләре белән килешә һәм автомобильне Россия Федерациясе милке файдасына конфискацияләп, хөкем карарын үзгәртә, - ди Чирмешән районы прокуроры урынбасары Рәзинә Заһидуллина.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев