Кеше һәм закон

Чирмешәннең кайбер оешма җитәкчеләре гражданнар мөрәҗәгатен вакытында карамый

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законны бозган өчен "Мәдәният бүлеге" муниципаль учреждениесе җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды. -Федераль закон нигезендә дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазифаи затка язма мөрәҗәгать 30 көн эчендә каралырга һәм гариза язучыга җавап бирелергә тиеш, - ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин.- Ләкин мәдәният бүлеге начальнигы...

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законны бозган өчен "Мәдәният бүлеге" муниципаль учреждениесе җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды.

-Федераль закон нигезендә дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазифаи затка язма мөрәҗәгать 30 көн эчендә каралырга һәм гариза язучыга җавап бирелергә тиеш, - ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин.- Ләкин мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов мәдәният йортына музыка инструментлары алуда ярдәм сорап язган гражданнарның коллектив хатына җавапны тиешле вакытта җибәрмәгән, ягъни әлеге үтенечне хәл итмәгән. Прокуратура Илһам Галимовка карата администртив эш кузгаткан, ә җәмәгать судьясы аны 5000 сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарган.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


закон Чирмешән прокуратурасы җитәкчеләр

Нет комментариев