Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнле бер хатын-кызның банк картасыннан 150 мең сум акчасын урлаганнар

25-31 гыйнварда район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр.

01 Гыйнвар аеның соңгы атнасында, аннан алдагысындагы кебек, 135нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыкларына янгыннар һәм юл-транспорт һәлакәтләре хакында хәбәрләр булмаган.

02 25-31 гыйнварда район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 80 очрагы ачыкланган. Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Чирмешәннән бер хатын-кыз үз банк картасыннан интернет аша 150 мең сум акчасын урлаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатканнар.

Иске Элмәле авылы кешесенә, үз авылдашын кыйнаган өчен, закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Ул корал сыйфатында... кастрюль кулланган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 39 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, аларның барысы да диярлек хроник авырулар һәм кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. Ике кеше көнкүрештә имгәнү алган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары бер атнада 37 заявка үтәгәннәр. Әлеге хезмәтнең авария-диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, алар барысы да газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев