Кеше һәм закон
Чирмешәндә туйларга тикшерүчеләр килүе ихтимал
Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре сәүдә нокталарын, хәтта җәмәгать туклануы предприятиеләрендә - кафе, рестораннарда узучы банкетларны ныклап тикшерергә кереште.
Бу чаралар 10 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хикмәт шунда, бу чорда легаль булмаган алкоголь белән көрәш декадасы - ункөнлек игълан ителгән.
-Әгәр табыннарда контрафакт спиртлы эчемлекләргә юлыгабыз икән,...
Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре сәүдә нокталарын, хәтта җәмәгать туклануы предприятиеләрендә - кафе, рестораннарда узучы банкетларны ныклап тикшерергә кереште.
Бу чаралар 10 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хикмәт шунда, бу чорда легаль булмаган алкоголь белән көрәш декадасы - ункөнлек игълан ителгән.
-Әгәр табыннарда контрафакт спиртлы эчемлекләргә юлыгабыз икән, административ тикшерүдән соң, гаеплеләрне штрафлар көтә. Гражданнар өчен аның күләме - 4-5 мең сум. Өстәвенә, легаль булмаган алкоголь кеше сәламәтлеге өчен зыянлы да булса, закон бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак, - ди дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Лилия Мортазина.
Кибетләрдә алкоголь сату вакытын чикләү буенча таләпләр үтәләме? Ункөнлек кысаларында анысын да тикшерәчәкләр. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Камадагы территориаль бүлеге Чирмешән районының сәүдә нокталарында легаль булмаган алкоголь, спиртлы эчемлекләр сатылуга бәйле мәгълүматлар да кабул итә. Шалтырату өчен телефоннар: Чирмешәндә - 2-23-80; Түбән Камада - 8(8555) 36-63-85.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен , Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев