Чирмешәндә ике туган наркотик матдә сатканда тотылганнар
Наркотиклы матдәләрне законсыз саткан өчен Кызыл Чишмә поселогының ике кешесе хөкем ителгән.
Узган елның август аенда Кызыл Чишмә авылында абыйлы-энеле ике бертуган мәк сабагын сатыпакча эшләргә уйлаганнар, наркотик матдә дә ерак түгел, аяк астында гына – бакчада үсә.
-Бер туган, телефон буенча, өченче кешегә – М.га мәк сабагы сатып алырга тәкъдим итә, ә икенчесе М.ның оператив-тикшерү чарасы барышында сатып алучы ролен башкаруына шикләнмичә дә, аңа 500 сумга 50 грамм наркотикны матдәне сата, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. Хөкем ителүчеләр үзләренең гаепләрен тулысынча таныдылар. Суд аларны шартлы рәвештә биш һәм дүрт ел да алты айга хөкем итте. Карар әлегә гамәлгә кермәгән.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев